Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның мохтаҗ сабыйларына депутат ярдәме

Депутат ярдәменә өметләнеп килүчеләрнең күбесе физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләгән, аз керемле, мохтаҗлык кичергән әти-әниләр иде.

Кичә “Бердәм Россия”нең иҗтимагый кабул итүендә ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев азнакайлыларның гозерләрен тыңлады. Депутат ярдәменә өметләнеп килүчеләрнең күбесе физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләгән, аз керемле, мохтаҗлык кичергән әти-әниләр иде. Әйтик, кемгәдер сабыена катлаулы операция ясатуда, берәүләргә тернәкләнү үтәргә, икенчеләренә укуын дәвам итүдә матдия ярдәм кирәк. Арада янгында каза күргән гаиләләр дә бар иде. Депутат аларның барсының да хәл торышын, мохтаҗлык дәрәҗәсен өйрәнеп, булдыра алганча булышлык итәчәген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев