Азнакай шәһәренең 6 нчы ТОС җитәкчесе Рәсимә Рәхмәтуллинаның әлеге территориядә яшәүчеләрне өмәгә чакыруына күпләр актив кушылды.
Хәзер анда тулы куәтенә эш кайный.
Берәүләр корыган агач ботакларын кисә, икенчеләре кыш буе тупланган чүп-чарны җыя, өченчеләре чәчәк утыртыласы түтәлләрне рәткә китерә, агачларны аклый...
– Болгар урамы, 12,14, Гурьянов урамы 3а, 3, Ленин урамы, 5, 7 нче йортларда яшәүчеләр өмәгә бик теләп, бердәм булып чыктылар, – ди Рәсимә Зәки кызы. – Бу үрнәккә башкалар да иярсен иде. Торган урыныбызны ямьле, чиста итик.
Нет комментариев