Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда тиздән томография эшли башлаячак

Бүген район башлыгы Марсель Шәйдуллин томография бинасында ремонт эшләренең барышы белән танышты.

– Инвестор ярдәме белән районга 40 млн сумлык заманча, өр-яңа томограф кайтты. Бик тә кирәкле, чөнки азнакайлылар башка шәһәрләргә йөрергә мәҗбүр иделәр. Биредә җиһазны монтажлау, ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Инвесторга, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына, подрядчыларга рәхмәт, – диде Марсель Шәйдуллин.

Атна-ун көн эчендә бинаны пациентлар кабул итәргә әзерләргә планлаштыралар.

– Диагностика өлкәсендә алга китеш, – дип билгеләп узды район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов та томографлы булуны. – Киләчәктә күптамырлы үзәк ачу планы да да бар. Пациентларга исә профилактик чараларны күреп, диспанциризацияне вакытында узарга, чирне тирәнгә җибәрмәскә киңәш итәбез.

Марсель Шәйдуллин районда коронавирус белән авыручыларның күплеген ассызыклап, азнакайлыларны сәламәтлекләрен сакларга, прививкалар ясатырга чакырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев