Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда «Родина» республика хәрби-патриотик палаткалы лагеры 50 баланы кабул итте

Азнакайда «Родина» республика хәрби-патриотик палаткалы лагерының беренче сменасы эшли башлады.

Балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру программасы кысаларында ул 2018 елда Татарстанның ДОСААФ оешмасы белән берлектә ачылган иде. Азнакай мәйданчыгы республиканың көньяк-көнчыгышын колачлый.

– Лагерьны оештыруда без Азнакайның ДОСААФ оешмасына рәхмәтле. Быел беренче сменада Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә һәм Лениногорск районнарыннан 50 яшүсмер физик һәм рухи чыныгу ала. Икенче, өченче сменада шулай ук 50 шәр бала кабул ителәчәк, – ди лагерь начальнигы Ринат Җиһаншин.

Биредә алар хәрби әзерлек белән бергә машина йөртү, парапланда очу күнекмәләрен дә үзләштерәчәкләр. Азнакайда моның өчен яхшы комплекс булдырылган: кече авиация, автодром, тактик уеннар өчен мәйданчык – бар да бер тирәгә урнашкан. Шулай ук туризм дициплинасын укытуда да зур тәҗрибә тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев