Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Республика көнендә Гүзәл Уразова белән Элвин Грей чыгыш ясады

Республика көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм Шәһәр көне уңаеннан Азнакайда зур бәйрәм уздырылды.

Төшке якта “Игелеклелек” паркында “Көзге оҗмах” фестивале, балалар өчен төрле күңел ачу прораммалары оештырылган булса, кичкә таба бәйрәм халыкны “Юбилейный” стадионына җыйды. Ул үзешчәннәребез, балалар катнашында фидакарьләребез хезмәтенә дан җырлаган театральләшкән тамаша белән башланып китте.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм тантанасын ачып, районның икътисади-социаль үсеше хакында эчтәлекле чыгыш ясады.

– Бүген без Татарстанда, туган җиребездә яшәвебез белән чын күңелдән горурланабыз! Мәгърүр Чатыр Тау, “кара алтын”, мул икмәкле бай җирләре, көмеш чишмәләре, хезмәт сөючән халкы белән дан тота безнең Азнакаебыз! Алга таба да шулай матур итеп, дуслык-туганлыкта эшләргә һәм яшәргә язсын, – дип, ул һәркемгә олы рәхмәтен белдерде.

Тәбрикләү сүзләренә “Татнефть” җәмгыяте генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев та кушылды.

Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре районыбызның төрле тармакларда хезмәт куйган фидакарьләрен бүләкләү булгандыр, мөгаен. Аларга дәүләт бүләкләре, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.

Соңыннан бәйрәм Татарстанның һәм Башкортстанның эстрада йолдызлары: Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Элвин Грей, Рифат Хөснияров, Язгөл, “Азнакай гүзәлләре” триосы, “Квартет” ансамбле катнашында зур концерт белән дәвам итте, күккә төрле төсләрдә бәйрәм салюты чәчелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев