Шәһәребезнең "Шифа" үзәге каршындагы мәйданда бүген Нәүрүз бәйрәме узды.
Җырлар, уеннар, театраль тамаша белән үрелеп барды ул. Шунда ук авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде. Өстәлләр авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләренең сый-нигьмәтләреннән сыгылып торды. Халык күңеленә хуш килгән ризыкларны сатып алды.
"Табыннарыбыз һәрчак мул булсын! Язлар иминлек, сәламәтлек, муллык, уңышлар алып килсен!" - дип район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев хакимият исеменнән бәйрәм белән котлап, азнакайлылар га изге теләкләрен юллады.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев