“Бердәм Россия” партиясенең Төбәк бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка кунаклар “Юбилейный” стадионында мөмкинлеге чикле кешеләр өчен оештырылган кече Сабантуйны тамаша кылдылар.
Ул районыбызда сигезенче елын үткәрелә. Сәхнәдә иҗат коллективлары үзләренең җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Стадион мәйданының төрле почмакларында спорт ярышлары гөрләде. Спортта, сәнгатьтә югары уңышка ирешүчеләргә, район тормышында актив катнашучыларга һәм юбилярларга бүләкләр тапшырылды.
Нет комментариев