Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда өлкәннәрне зурладылар

Бүген шәһәребездәге 2 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе әби-бабайларны җыеп, бәйрәм үткәрде.

Бүген шәһәребездәге 2 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе әби-бабайларны җыеп, бәйрәм үткәрде.

– 2 нче үзидарәгә караган йортларда яшәүчеләр белән бер дә тик торган юк, ишегалларында да бәйрәмнәрнең ниндие генә үтми! Әле уйлаштык та, “Изгелекне үзеңнән башла” шигаре астында үзебезнең өлкәннәребез, активистларыбыз өчен менә шулай зурлап мәҗлес уздырырга булдык. Безгә ярдәм иткән иганәчеләргә аеруча рәхмәтлебез, – ди территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Гөлфия Шәрәфетдинова.

Бәйрәмдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашып, өлкәннәргә үзенең изге текләкләрен җиткерде.

– Без сезнең йөрәгегез мәңге яшь булып калуына, көчле рухыгызга сокланабыз. Зирәклелегез, тормыш тәҗрибәгезне безнең белән бүлешүегез өчен зур рәхмәт. Яшьләргә сезнең акыллы киңәшләр, яклавыгыз бик кирәк. Йөрәгегез картаюны белмәсен, озак яшәгез, сәламәт булыгыз! – диде җитәкче.

Районыбызның үзешчәннәре тарафыннан оештырылган концертны тамаша кылып, өлкәннәребез әнә шулай рәхәтләнеп ял итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев