Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда – эш визиты белән Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина

Бүген районыбызга Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина эш визиты ясады.

Аның белән бергә шулай ук ТР прокуроры урынбасары Олег Дәминов, республиканың балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Илсөяр Гарифуллина да килде.

Кунаклар җирлегебездә менә 12 ел дәвамында гамәлгә ашырылып килгән “Бердәм Россия”нең “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясендә, азнакайлылар тарафыннан тәрбиягә алынган ятим балалар өчен оештырылган бәйрәмдә катнаштылар.

Шәһәребезнең горурлыгына әверелгән, балалар да, зурлар да бик яратып йөргән ачык бассейнны, башка учреждениеләрне карадылар.

Гражданнарны кабул итү вакытында балигь булмаган балаларның хокукларын яклауда туган проблемалы мәсьәләләрне хәл итү юллары ачыкланды. Алар катнашында узган балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышында эшчәнлеккә анализ ясалып, алга җитди бурычлар билгеләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев