Азнакайда “ДОСААФ чаңгы юлы” ярышлары үтте
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “ДОСААФ чаңгы юлы” ярышлары үтте

16 февральдә Азнакай ДОСААФ бүлеге, район мәгариф идарәсе белән берлектә, “ДОСААФ чаңгы юлы” дип исемләнгән ярышлар уздырды.

Шәһәрнең 8 нче мәктәбе базасында үткән бәйгедә мәктәп укучыларыннан торган алты команда катнашты.

– Ярышлар ДОСААФ оешуга 95 ел тулуга багышланган иде. Аның максаты – үсеп килүче буынга физик һәм патриотик тәрбия бирү, аларның хәрби хезмәткә кызыксынуын тагын да арттыру, балалар арасында кышкы һәм ату спорт төрләрен популярлаштыру, – диде Азнакай ДОСААФ бүлеге җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 8 нче мәктәп командасы беренче урынны яулады. 7 нче мәктәп укучылары – икенчедә, гимназия командасы – өченчедә.

Призлы урыннар яулаган командалар Диплом һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Җиңүче команда шулай ук кубокка лаек булды.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев