Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Бердәм Россия” көне”нә йомгак ясалды

Азнакайда узган “Бердәм Россия” көне”н Мәдәният йортында район активы белән очрашу йомгаклады.

Партия проекты төбәк координаторы Разия Садыйкова мәйданчыклардагы эшкә нәтиҗә ясады. Муниципаль районы башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай бүлекчәсе секретаре Марсель Шәйдуллин үз чыгышында җирлегебездә республика социаль программалары һәм партия проектлары нигезендә башкарылган эшләрне яктыртты һәм аларны тормышка ашыруда ярдәмнәре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

“Бердәм Россия” көне” проекты Татарстанда 2004 елдан гамәлгә ашырыла. Партиянең Төбәк бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин проектның максаты республика районнары халкына медицина, социаль, юридик, мәгълүмати ярдәм күрсәтү һәм барлык дәрәҗәдәге депутатларның халык алдында хисап тотуы икәнен һәм бу чараның үзен-үзе аклавын билгеләп узды.

Ул “Бердәм Россия” партиясенең яңа әгъзаларына билетлар тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев