Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 100 еллыгын билгеләп үттеләр

Быел Россиядә балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе оешуга 100 ел тулды. Бүген аны районыбызда да зурлап билгеләп үттеләр.

Комиссия балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү, проблемалы гаиләләрне ачыклау, алар белән аңлату эшләре алып бару, социаль имин булмаган гаиләләргә рейдлар ясау,  яшүсмерләр арасында психоактив матдәләрнең зыяны турында профилактика үткәрү, авыр яшүсмерләрне эшкә урнаштыру һәм балаларның хокукларын яклау буенча эш алып бара.

Комиссиянең бүгенге әгъзаларына һәм ветераннарга тирән рәхмәтен белдереп, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин бу эшкә лаеклы өлеш кертүчеләргә юбилей медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Кичә истәлекләр, котлаулар һәм Мәдәният йорты артистларының концерт номерлары белән үрелеп барды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев