Бердәм кабул итүдә прокуратура, опека һәм попечительлек, суд приставлары хезмәте вәкилләре катнаша
5 июньдә 14.00 сәгатьтә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары бүлмәсендә (Ленин ур.,14) балаларына алимент түләүдән баш тартучы әти-әниле гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча бердәм кабул итү көне үткәрелә. Анда прокуратура, опека һәм попечительлек, социаль яклау бүлекләре, мәшгульлек үзәге, суд приставлары хезмәте вәкилләре катнаша.
Фото pixabay.com
Нет комментариев