Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 82 яшьлек әби машина астында вафат була

Узган айда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 689 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Штрафлар күләме шактый артса да, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылар саны кимеми. Май аенда 20 кеше машина йөртү таныклыгыннан "колак каккан", автомобиль белән таныклыксыз идарә иткән 25 шофер тоткарланган, хәвефсезлек каешын эләктермәгән 130 кеше админстратив җаваплылыкка тартылган....

Узган айда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 689 административ хокук бозу очрагы ачыкланган.

Штрафлар күләме шактый артса да, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылар саны кимеми.

Май аенда 20 кеше машина йөртү таныклыгыннан "колак каккан", автомобиль белән таныклыксыз идарә иткән 25 шофер тоткарланган, хәвефсезлек каешын эләктермәгән 130 кеше админстратив җаваплылыкка тартылган.

31 май көнне азагы аяныч тәмамланган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. "Чери" автомобиле белән идарә итүче Мәнәвездә җәяүлеләр юлыннан чыгып барган 1932 елгы әбине таптата. Алган тән җәрәхәтләреннән каза күрүче авария урынында вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 82 яшьлек әби машина астында вафат була