Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 50 ел бергә гомер кичергән парларны хөрмәтләделәр

​​​​​​​“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә Мәдәни үзәктә алтын туйларын билгеләп узучы Илдар һәм Мәүҗидә Вәлиевләрне, Фәндәс һәм Сәрия Зариповларны, Владимир һәм Лидия Кротовларны, шулай ук әле быел гына чәчләрен чәчкә бәйләгән алты яшь пар хөрмәтенә бик матур, җылы кичә узды.

Тантаналы чарада катнашкан ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе начальнигы Гөлшат Нигъмәтуллина һәм муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин юбилярларга һәм яшь парларга изге теләкләрен җиткерделәр.

Бу көнне шулай ук ”Заманча шартларда гаилә-никах мөнәсәбәтләре үзенчәлекләре” дигән түгәрәк өстәл артында тату гаилә һәм уртак тормышны саклап калу серләре хакында сөйләшенде.

Гаилә парларына Казан шәһәреннән “Доверие” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм районыбыз мәгариф учреждениеләре психологлары консультация дә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев