Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай юллары норматив торыштан ерак

Быел кышкы юллар җәяүлеләрне дә, автомобильчеләрне дә сынарга өлгерде инде. Соңгы вакытта һава торышының җылытып, аннан кисәк кенә салкынайтып җибәрүе аркасында юлларда бозлавык, һәр яңа яуган кардан соң колеялар хасил булды. Әлеге мөһим мәсьәлә атналык дүшәмбе киңәшмәсендә дә күтәрелде. - Юлларда һәрвакыт тәртип булырга тиеш. Буран булган көннәрдә таңнан торып...

Быел кышкы юллар җәяүлеләрне дә, автомобильчеләрне дә сынарга өлгерде инде.


Соңгы вакытта һава торышының җылытып, аннан кисәк кенә салкынайтып җибәрүе аркасында юлларда бозлавык, һәр яңа яуган кардан соң колеялар хасил булды. Әлеге мөһим мәсьәлә атналык дүшәмбе киңәшмәсендә дә күтәрелде.


- Юлларда һәрвакыт тәртип булырга тиеш. Буран булган көннәрдә таңнан торып эшкә керешергә кирәк. Безгә кеше иминлеге мөһим. Авыл яннарындагы тукталышларны да тәртиптә тотарга кирәк, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.


- Бүгенге көндә шәһәр һәм район юллары норматив торыштан ерак. Ә бу, үз чиратында, юлларда бәла-каза килеп чыгуга иң төп сәбәп булып тора. Әлеге өлкәдәге һәр җаваплы зат юл иминлеге турында кайгыртырга тиеш, - дип белдерде юллар торышын анализлаганда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров. Үз эшен тиешле дәрәҗәдә башкармаганнарны Марсель Шәйдуллин җаваплылыкка тартырга кушты.


Узган атнадагы оператив хәл торышы белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шакиров таныштырды. Җиде көн эчендә җирлегебездә өч җинаять кылынган, аларның икесе ачылган. Үткән киңәшмәләрдә район башлыгы авылларда спиртлы эчемлекләрне законсыз сату мәсьәләсен күтәреп, хокук сакчыларына әлеге юнәлештә активрак эшләргә кушкан иде.

Полиция бүлеге җитәкчесе белдерүенчә, шушы көннәрдә Актүбә бистәсендәге бер кибеттә сатучының тиешле булмаган вакытта этил спирты сатуы ачыкланган. Балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясе саткан ике сатучы административ җаваплылыкка тартылган, аларның һәрберсенә 30 мең күләмендә штраф салынган.


Киңәшмә вакытында район башлыгы хокук саклау органнары вәкилләренә Азнакайда әледән-әле ачылучы уен бизнесы белән җитди көрәш алып барырга кушты.


Пенсия билгеләү өлкәсендәге үзгәрешләр белән пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлнара Садыйкова таныштырды. Бүген Азнакайда 20 меңгә якын кеше пенсия һәм социаль түләүләр ала. Соңгы елларда җирлегебездә пенсионерларның артуы күзәтелә. Балалары булган гаиләләрне яклау буенча дәүләт программасы буенча 2939 гаилә ана сертификаты алган, шуларның 2128е бу акчаны тулысынча яки өлешчә файдаланган. 2104 гаилә ана капиталын торак шартларын яхшыртуга юнәлткән. Район башлыгы идарә җитәкчесен бу өлкәдәге хәлләр һәм үзгәрешләр хакында халык арасында даими аңлатулар алып барырга чакырды.


Дүшәмбе киңәшмәсендә шулай ук язгы кыр эшләренә әзерлек, ирекле янгын сүндерү отрядлары эшчәнлеге, халыкны спортка тарту хакында да сүз барды.


Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай юллары норматив торыштан ерак