Азнакай яшьләре: “Без – бергә!”
Җирлегебездә яшьләр актив, бүгенге заман белән бер адымда атларга тырышалар.
Яшьләр үзәге бу көннәрдә үзенә әнә шундый иҗтимагый тормыш эчендә кайнаган егет-кызларны җыйды. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, Дәүләт Советы каршындагы беренче чакырылыш Яшьләр парламенты әгъзасы Ильмир Зарипов, полиция бүлеге начальнигы урынбасары Нияз Хәсәншин, МЧС часте начальнигы Рөстәм Хәйруллин, районның яшьләр эшләре буенча идарәсе җитәкчесе Флорис Гарипов катнаштылар.
Эшлекле сөйләшүдән башланган чара тантаналы мизгелләр белән тәмамланды: “Без бергә!” Бөтенроссия акцисенә кушылып изге гамәлләргә алынган бер төркем волонтерларга бүләкләр тапшырылыды.
Бүгенге көндә яшьләрне борчыган проблемалар да күтәрелде киңәшмәдә. Шактый гына эшлекле тәкъдимнәр әйтелде. Әйтик, шәһәрдә эзләнү отряды төзү кирәк. Бу хәрәкәткә башкалар язмышына битараф калмаган азнакайлылар актив кушылсын иде, дигән теләкләрен дә җиткерә егетләр-кызлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев