Иң мөһим бурычларның берсе-янгынны кисәтү һәм булдырмау.
Янгын чыккан очракта, кешеләрне бинадан тиз рәвештә эвакуацияләү зарури. Кеше тормышы персоналның әзерлегенә һәм эвакуация вакытында аларның дөрес гамәлләренә бәйле.
Эвакуация-янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар системасында бик мөһим, җаваплы һәм катлаулы чараларның берсе.
Сентябрь башында «Татнефть» ААҖ объектларында янгын чыккан очракта хезмәткәрләрне административ биналардан эвакуацияләү буенча күрсәтмә укыту-тренировка дәресләре узды. Укуларга янгын сигнализациясенең хәвефле сиренасы старт бирде, ул «янгын» башлануы турында хәбәр итте. Хезмәткәрләр һәм персонал бик тиз арада бинадан эвакуацияләнде.
Укыту эвакуациясенең иң төп нәтиҗәсе-персоналның янгын сигнализациясе тревогасына оператив реакциясе, бу реаль янгын шартларында бик мөһим.
24 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге
Нет комментариев