Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай янгын сүндерү бүлеге диспетчеры һөнәри осталык бәйгесендә җиңүгә иреште

Әлмәт шәһәрендә “Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең иң яхшы диспетчеры (радиотелефонисты)” һөнәри осталык бәйгесенең икенче этабы уздырылды.

Әлеге бәйгедә янгын частьлареннан 11 белгеч катнашып, һәрберсе җиңүгә дәгъва кылды. Программада теоретик һәм практик сынаулар, шулай ук, физик әзерлекне тикшерү дә бар иде. Нәтиҗәдә, безнең 12 нче янгын сүндерү частеннан Ольга Благодерова “Иң яхшы диспетчер” булып танылды.

Әлеге вазифада ул 2019 елдан гына эшләсә дә, Ольга – үз эшенең чын остасы.

Янгын сүндерү часте диспетчерының эше җитди һәм җаваплы. Күп әйбер аның оператив эш итүенә бәйле.

– Иң элек кайда, нәрсә булуын ачыклап, нинди ярдәм кирәклеге турында төгәл һәм тулы мәгълүмат алабыз, һәлакәт урынына кирәкле техниканы, кирәк булганда – полиция, ашыгыч ярдәм күрсәтү яки газ хезмәтләрен җибәрәбез. Хәбәрләрне беренчел эшкәртүгә бер минут-тан да артык вакыт китмәскә тиеш, – ди Ольга.

Профессиональлек, җа-ваплылык, мәрхәмәтлелек һәм кешелеклелек – Ольга Благодерованы тасвирлаган сыйфатлар әнә шундый. Шуңа күрә янгын-коткару бүлекләре диспетчерлары арасында нәкъ менә ул җиңүче булды да инде.

 

Луиза Мәрданшина, 12 нче янгын сүндерү бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев