Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары кытайча сөйләшә башлаган

Кытай белән икътисади элемтәләр соңгы елларда аеруча ныгыды, бу исә аның теле белән кызыксынуны да арттырды.

(Азнакай, 12 декабрь, Айгөл Шәрипова) Казан мәктәпләрендә кытай грамматикасы берничә ел дәвамында укытыла инде. Ә район җирлекләрендә кадрлар мәсьәләсе белән хәл катлаулырак.

Әмма азнакайлылар бу яктан бәхетле - муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы буенча гимназия базасында факультатив дәресләр оештырылды.

Курсларны Казан федераль университетының Көнчыгыш институтын тәмамлаган, Кытай, Корея, Мальтада зур стажировка үткән үз якташабыз Айгөл Әхмәтова укыта.

- Бүгенге көндә 18 укучы кытай телен өйрәнә. Материалны яхшырак үзләштерсеннәр өчен занятиеләрне 5-8 кешелек төркем белән уздырам, - ди ул.

Балалар кытайча сөйләшергә, язарга өйрәнеп кенә калмыйлар, әлеге дустанә илнең тарихы, мәдәнияте белән дә танышалар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 5-11 нче сыйныфлар өчен кытай теле буенча бушлай занятиеләр шәһәребездә икенче елын уздырыла һәм араларында шушы юнәлештә югары уку йортларына керүчеләр дә бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай укучылары кытайча сөйләшә башлаган

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучылары кытайча сөйләшә башлаган