Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районында 12 нче истәлек тактасы ачылды

Сәгыйрь Харрасов хуҗалыкны ил күләменә күтәргән җитәкче.

(Азнакай, 21 сентябрь, "Маяк", Резеда Шарипова).Тымытык авылы Мәдәният йорты диварында Сәгыйрь  Харрас улы Харрасовка истәлек тактасы ачылды.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район җитәкчелеге, Сәгыйрь Харрасовның якыннары, чордашлары, хезмәттәшләре, авылдашлары катнашты.

Ул шушы авылда туып үскән, «Авангард» колхозының партоешма секретаре, инженер-механигы, 1968-1988 елларда хуҗалык рәисе булып эшләгән. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән, дистәгә якын төрле медальләр иясе, «Татарстанның Атказанган механизаторы».

– Сәгыйрь Харрасов хуҗалыкны ил күләменә күтәргән җитәкче. Карабодай игү буенча биредә хәтта Бөтенсоюз семинары узды. Ул күпләр өчен үрнәк, зур тәҗрибәгә ия булган остаз иде, – дип истәлекләре белән уртаклаштылар аның белән бер чорда эшләгән ветераннар.

Үзенең фидакарь ул-кызларын шулай зурлау районыбызда күркәм традициягә әверелеп китте. Хезмәт батырлары хөрмәтенә барлыгы  12 истәлек тактасы куелды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев