Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай полициясе узган елга йомгак ясады

Бүген РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек коллективы 2020 елга йомгак ясап, быелга бурычлар билгеләде.

Киңәшмә эшендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция начальнигы урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов та катнашты.

Төп нәтиҗәләр белән чыгыш ясаган бүлек җитәкчесе Марат Сибәгатов узган елда районда кылынган җинаятьләр санының артуын ассызыклап үтте.

– Бу нигездә гаражлардан, нефть объектларыннан урлаулар һәм мошенниклык очраклары белән бәйле, – диде җитәкче. – Каза күрүчеләр соң хәбәр иткәч, җинаятьчеләрнең эзенә төшүе дә авыр.

Җирлегебездә узган ел шулай ук авыр җинаятьләр кылу да алдагы ел белән чагыштырганда 47 очракка арткан.

Юллардагы вәзгыять тә киеренке булып кала бирә. Узган ел 229 кеше исерек килеш руль артына утырган булган, аларның 20 се – икенче тапкыр эләгүчеләр. Боларны җинаять җаваплылыгы да куркытмый булып чыга.

Аннан соң сүз алган полиция начальнигы Радик Шәрәфиев та урлау очракларына тукталып үтте.

Полиция начальнигы урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов үзенең чыгышында күбрәк профилактик чараларга басым ясарга кирәклеге турында әйтте.

– Ел авыр килсә дә, без алдыбызга куйган бурыч-максатларны үти алдык, әмма әле игътибар итәсе мәсьәләләр дә юк түгел, – диде Фәргать Мөхәммәтҗанов. – Соңгы елларда банк карталарыннан акча урлау, мошенниклык кылу очраклары бермә-бер артты. Бүген аларның кармагына өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә эләгеп тора. Читләргә ышанып, без миллионча акчаларыбызны югалтабыз. Мондый төр җинаятьләрне ачу да бик авыр. Ничек тә халыкка, бушлай сырның капкында гына булуын аңлатырга иде.

Азнакай шәһәр прокуроры Рим Сөнгатуллин коллективка мөрәҗәгать итеп, районда җенси җинаятьчелекне бетерү буенча юнәлешле эш алып барырга чакырды.

– Бу мәсьәләдә бердәм эш алып барылу сорала. Һәр гаилә белән эшләргә, бигрәк тә имин тормыш шартларында калган гаиләләргә игътибарны арттырырга кирәк, – диде шәһәр прокуроры.

Киңәшмәне йомгаклап, район башлыгы ел дәвамында халык иминлеген саклауда лаеклы хезмәт куйган полиция вәкилләренә һәм җитәкчелеккә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Район хәрби комиссары Рәдиф Камалеев армиягә язгы һәм көзге чакырылыш кампанияләре барышында тыгыз хезмәттәшлек өчен шулай ук коллективка рәхмәт белдерде.

Хезмәт уңышларына ирешкән хокук сакчыларына район башлыгының Рәхмәт хатлары, ведомство бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев