Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай почтальоннарына эш җитәрлек

​​​​​​​Бу атнада “Татарстан почтасы”ның Азнакай филиалы коллективы узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады.

Әлеге җитди сөйләшүдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов, “Татмедиа” җәмгыте филиалы директоры-“Маяк” газетасының баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов та катнаштылар.

Почтамт җитәкчесе Рәзидә Җәләева бүгенге көндә коллективта 266 кеше эшләвен, ел дәвамында 115 меңләп гади һәм тагын 59 меңләп заказлы хатлар, 6500 посылка кабул ителүен, азнакайлыларның 500 меңнән артык хатларының, 34 мең посылкаларының адресатларга җиткерелүен белдерде. Почтамт хезмәткәрләре акча җибәрү, пенсия, субсидияләр, коммуналь түләүләр белән дә тыгыз эшли. Узган елгы керемнәр буенча планнар 102 процентка үтәлгән, аннан алдагы ел белән чагыштырганда үсеш күзәтелә. Газета-журналларга яздыру кампанияләре бурычлары да уңышлы үтәлеп чыккан.

Иң яхшы эшләүче хезмәткәрләргә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ФОТОРЕПОРТАЖ>>>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев