Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай кызы «Милли проектлар: Татарстан – 2019» республика фотоконкурсында җиңде

«Милли проектлар: Татарстан – 2019» республика фотоконкурсында җиңүчеләр арасында Азнакай кызы Эльвина Сабурова да бар.

«Милли проектлар: Татарстан – 2019» республика фотоконкурсында җиңүчеләр арасында Азнакай шәһәренең 21 нче «Сандугач» балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвина Сабурова да бар. Ул «Туры караш» номинациясендә катнашкан.

«Сандугач» балалар бакчасы республикабызда гамәлгә ашырылучы «Демография» милли проекты кысаларында былтыр 11 сентябрьдә ачылды.

Фотоконкурста җиңүчеләр 6 мартта Казанда «Бердәм Россия» партиясе Татарстан бүлекчәсе Төбәк сәяси советы президиумы комиссиясенең киңәйтелгән утырышында бүләкләнгәннәр.

Бүләкне Эльвина Сабуровага ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев