Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай кызы Гөлчәчәк Кадыйрова Тарстанның иң яхшы татар кызлары арасында

Азнакай кызы Гөлчәчәк Кадыйрова “Татар кызы” республика бәйгесендә “Иң җитез кыз” титулына лаек булды.

Әлеге мәртәбәле бәйгенең финалында республикабыз районнары һәм шәһәрләреннән 12 кыз катнашкан.

“Без ике атна дәвамында Казанда зур әзерлек үттек. Кулинария, кул эшләре, этикет буенча мастер-класслар оештырылды, Татарстанның иң уңышлы хатын-кызлары белән очраштык. Болардан тыш безнең белән хореография, вокал һәм сәнгатьле сөйләм буенча педагоглар шөгыльләнделәр. Әзерлектә зур тырышлык куйган үзебезнең Азнакай Мәдәният йорты коллективына да зур рәхмәтлемен”, – ди Гөлчәчәк Кадыйрова.

Тумышы белән ул Үчәлле авылы кызы. Әнисе Филиза – авыл Советында секретарь, әтисе Марсель – автомобиль юллары идарәсендә шофер. Кадыйровлар гаиләсендә өч бала. Гөлчәчәк игезәк сыңары Гөлназ белән бергә кечкенәдән сәхнәдә биеп-җырлап үскәннәр. Мәктәпне тәмамлагач, Чаллыда туризм буенча һөнәр үзләштергәннәр. Әмма бу юнәлештә эшләргә туры килмәгән. Пандемия чорында Гөлчәчәк Казаннан Үчәллегә, әниләре янына кайтырга мәҗбүр булган.

“Гөлчәчәкнең сәләтләрен электән үк күреп беләбез. Шуңа күрә ул “Татар кызы” бәйгесенә тәкъдим иттелде. Районнан әле моңа кадәр финалга барып җитүче юк иде”, – ди шәһәр-район Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.

“Кызларыбыз бик ярдәмчел, эшкә уңган-булганнар. Бәләкәй чакта ук тиктормас иделәр. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашып килделәр. Гөлчәчәкнең финалга чыгуын белгәч, шатландык. Конкурска гаиләбез белән дә әзерләндек. Нәсел шаҗәрәбезне барлаганда әллә ничә буынга кадәр барып җиттек. Гөлчәчәк өчен җан атып тордык. Бик матур бәйге булды”, – ди Филиза ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев