Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай комсомоллары 100 еллык юбилейны бәйрәм итте

Кичә Азнакай урамнары бәйрәм тантанасына төренде.

Кичә Азнакай урамнары бәйрәм тантанасына төренде. Данлы юлы, чал тарихы белән инде үткәннәрдә калган комсомолның 100 еллык юбилеен бәйрәм итәргә, яшьлекләре хәтирәләрен яңартырга шул елларның ялкынында “янган” азнакайлылар җыелды. Аларның берише, романтикалы егет-кызлар, шул елларга “кайтып”, Татарстан мәйданына байраклар җилфердәтеп ретро машиналарда килде. Ленин һәйкәле янында кечкенә генә митинг булып алды, чәчәк бәйләмнәре салынды.

Тантананың төп өлеше район-шәһәр Мәдәният йортында барды. Биредә комсомолга багышланган музей почмагы да кунакларны дулкынландырып, хәтирәләр өерендә йөртте.

Районның ВЛКСМ оешмасы эшчәнлеге, аның шушы дәвердәге лидерлары, яңадан-яңа идеялар белән янган комсомоллар башлангычлары, онытылмас вакыйгалар турында фильм, комсомол ветераннарының чыгышлары залда гаҗәеп халәт тудырып, күңел төпкелләрен айкады, яшьлек елларына алып китте. Район башлыгы Марсель Шәйдуллинның элеккеге комсомолларны сәламләү, котлау сүзләре, бүгенге алмашчылар – районның балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары чыгышлары, комсомол лидерларының гитара астында җырлары... – болар барсы да бәйрәмнең онытылмас мизгелләре булып калды.

Лиза Нур фоторепортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев