Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халык судында музейлар көне узды - ФОТОРЕПОРТАЖ

Республикабызда, шул исәптән районыбызда бара торган “Музейлы яз” акциясе кысаларында Азнакай шәһәр судында ветераннар һәм 2 нче урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары белән очрашу узды.

Укучылар башта суд музее белән таныштылар. 2014 елда ачылган әлеге музей ТР музейлар реестрына кертелгән һәм биредә бик бай тарих тупланган.

Очрашу конференцияләр залында Азнакай судының беренче җитәкчесе, легендарь шәхес Рафаил Софин турында видеофильм карап дәвам итте. Аның белән бергә эшләгән ветераннар истәлекләре белән уртаклаштылар. Кунаклар арасында Баулы һәм Әлмәт районнары судлары ветераннары да бар иде.

Азнакай суды рәисе Йосыф Сәхапов коллективның эшчәнлеге белән кыскача таныштырып, тарихи ядкәрләрне сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәклеген билгеләп узды.

Ветераннар укучыларның законнарны санлап, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев