Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай иҗатчылары төбәк конкурсында лауреат булдылар

“Чаллы өстендә аккошлар-2020” төбәк әдәби бәйгесендә татар һәм рус телләрендә Азнакай районы иҗатчылары да лаеклы катнаштылар.

Гөлчәчәк Садретдинова беренче дәрәҗә лауреат булды. Аның шигырьләр җыелмасы “Мәйдан” журналына тәкъдим ителде.

Шулай ук Актүбә бистәсеннән Мария Прохорова (Марина Мотылек)  Әлкәй авылыннан Венера Газиҗановага да беренче дәрәҗә лауреат; ә Үчәлле авылыннан Фәния Шәйхетдинова һәм Зур Сукаеш мәктәбе укучысы Камилә  Исхаковага икенче дәрәҗә лауреат исемнәре бирелде. Әлкәйдән Алмас Газизов та туган яккка дан җырлаган шигырьләре өчен диплом белән бүләкләнде.

Әлеге бәйгедә даими катнашучы буларак, шуны әйтәсем килә, анда бик күпләр үз иҗат эшләрен җибәрәләр, әмма санаулылар гына җиңеп чыга. Жюри тарафыннан бирелгән югары бәя безне яңа иҗат үрләренә этәрә.

Мария Прохорова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев