Уфа шәһәрендә бу көннәрдә 5 нче Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы уза.
Форум "Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе" темасына багышланган. Анда Азнакай районыннан да тарих белән кызыксынучылар, аларны өйрәнүчеләр, тарих язучылардан тупланган делегация катнаша.
Тарихчы-язучы Марсель Гариповның авыллар тарихларын өйрәнү, китапханәче Ләйсән Габдуллинаның төбәкне өйрәнүдә Азнакай үзәк китапханәсе эшчәнлеге турында чыгышларын форумда катнашучылар бик мавыгып тыңлады, олы бәя бирде.
Нет комментариев