Азнакайлылар танылган журналист Лиза Нурлыева белән хушлаштылар
Бүген татар җәмәгатьчелеге танылган журналист, Татарстан Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләре атказанган хезмәткәре Лиза Нурлыеваны соңгы юлга озатты.
Хушлашу мәрәсиме шәһәребезнең Татарстан мәйданында узды. Журналист белән саубуллашырга, якыннарының авыр югалту кайгысын уртаклашырга район җитәкчелеге, туганнары, хезмәттәшләре һәм Лиза Нур хезмәттәшлек иткән ведомстволарның җитәкчеләре килде.
Хушлашу мәрәсимен “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов алып барды. Ул Лиза Рөстәм кызының сикәлтәле, вакыйгаларга бай тормыш юлына тукталып, аның соңгы сулышына кадәр үз һөнәренә тугры калуын ассызыклады.
– Ул халкыбыз күңеленә үзенең җылы, эчкерсез язмалары, иҗаты белән генә түгел, яшәеше белән дә кереп калыр. Редакциягә дә кем генә килсә дә, һәрберсен игътибар белән тыңлар, аларның гозер-борчуларына битараф калмас иде, күпләргә терәк һәм киңәшче, таяныч һәм ышанычлы дус булды Лиза Рөстәмовна, – диде Фәрхәт Шәйхулов.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үзенең хушлашу сүзендә бу югалтуның районыбыз гына түгел, республика өчен дә бәяләп бетергесез зур булуын әйтеп китте, бергә хезмәттәшлек иткән елларын җылы хатирәләр белән искә алды.
– Безнең барыбыз өчен дә аның кинәт китүе зур югалту. Талантлы, иҗади, киңкырлы шәхес иде Лиза Рөстәмовна. Бөтен тормышы журналистика, иҗат белән бәйле булды. Аның белән аралашу, эшләү бик җиңел иде, һәрвакыт шат күңелле булды, елмаеп кына торды. Тормышны, гомерне, кешеләрне яратып яшәде. Без аны шундый итеп истә калдырырбыз, – диде Айдар Шәмсетдинов.
Лиза Нурлыева – Лиза Нур, мөселман йолаларына туры китереп, үзенең туган авылында – Мөслим районының Иске Чакмак авылында җирләнде.
Хуш, бәхил бул, хезмәттәшебез, редакциябезнең нуры, җылы кояшы булган Лиза Нур. Сез озак еллар хезмәт куйган, балагыздай якын күргән “Маяк” газетасы яшәр әле, ә без сезне онытмабыз. Рәхмәт Сезгә!
Түбәндә истәлекле фотолар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев