Шәһәрнең Шифа мәйданында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды.
Көзге ярминкә бу юлы да үзенең байлыгы белән таң калдырды: авыл халкы итен, яшелчә-җимешен, сөт ризыкларын да мулдан тәкъдим итте. Хуҗалыклар бөртекле культураларны капчыклап саттылар. "Таллы Бүләк" һәм "Марс" хуҗалыклары уңганнары халыкны кайнар чәй, коймаклар белән сыйладылар.
Өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов үзенең изге теләкләрен җиткерде.
- Сез безнең таянычыбыз да, киңәшчебез дә. Районыбыз, шәһәребез үсешенә керткән лаеклы өлешегез өчен һәрбарчагызга рәхмәт, - диде ул.
Ярминкә кунаклары өчен районыбыз үзешчәннәре үзләренең дәртле җырларын башкарып, барысын да рәхәтләнеп ял иттерделәр.
Бу хакта тулырак - "Маяк" газетасында.
Фото: Таңсылу Саниева
Нет комментариев