Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан “Азнакайнефть” идарәсенең нефтьче-ветераннары – тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, һәлак булган сугышчыларның тол хатыннары “Кояшкай” лагеренда узган зур бәйрәм тантанасына җыелды.
Өлкән яшьтәге әби-бабайларны тәбрикләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм идарә җитәкчесе Алмаз Фәритов аларның барысына да рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.
Бәйрәм концерт программасы белән чәй табыны артында дәвам итте.
Бу хакта тулырак — «Маяк» газетасында
Нет комментариев