Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Яз һәм Хезмәт бәйрәме чараларга бай булды

Азнакайда Яз һәм Хезмәт бәйрәме ел саен зурлап билгеләп үтелә

Быел да шәһәр халкы Р.Ишкәев исемендәге ял паркы стадионына җыелды. Бәйрәмне ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов хезмәт бәйрәменең төрле буын, төрле һөнәр кешеләрен берләштерүен билгеләп үтте. Котлауларга район профсоюзларының координацион советы рәисе Рафаэль Шәйдуллин да кушылып, азнакайлыларга изге теләкләрен җиткерде. 

Кунаклар районыбыз үзешчәннәре, балалар коллективлары бүләк иткән җыр-биюләрне алкышларга күмеп карады, сәүдә рәтләре исә халыкны тәм-том белән сыйлады.  Бу вакытта стадионда "Һава еланнары" фестивале, төрле кызыклы уеннар гөрләде, спорт бәйгеләре кызганнан-кызды. Шунда ук ГТО нормативларын да кабул иттеләр. Балалар асфальтта рәсем конкурсында да бик теләп катнашып, бүләкләр алдылар.

Бу хакта тулырак газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев