Бүген Халыкара Гаилә көне. Электән килгән традицияләргә тугры калып, шәһәребезнең яңа ЗАГсында гаиләләр белән бик күңелле очрашу узды.
Бу юлы өр-яңа, затлы бу Гаилә йортына быел сабыйлары дөньяга аваз салган 23 гаиләне һәм, шулай ук районыбызга гына хас тагын бер йола – йөзенче бала туган гаиләне дәштеләр. Бәйрәмчә киенгән бәбиләр, шат йөзле әти-әниләр, әби-бабайлардан күзләр камаша.
–Гаилә – җәмгыятьнең төп нигезе, – дип башлады сүзен тантананы ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин. –Ә инде гаиләнең бөтен яме – балаларда. Без ел башы белән менә шушы бәхет иңгән барлык гаиләләрне ихластан котлап, райондашлар исеменнән сихәтлек, парлы, матур тормыш, нәниләрнең сау-сәламәт, бәхетле үсүләрен телибез!
Хезмәттәшләре гаиләләрендә беренче, икенче, өченче, хәтта дүртенче сабыйлары туу шатлыклары белән уртаклашырга, үзләренең изге теләкләрен җиткерергә оешма-предприятиеләр вәкилләре дә килгән.
Җыр-моңга, бүләкләргә, ихлас теләкләргә бай булды бәйрәм. Әти-әниләр дә, сабыйлары да аннан күтәренке кәефтә таралышты.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев