Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район башлыгының журналистлар белән матбугат конференциясе узды

Гадәттәгечә, ел ахырында илебез лидерлары зур матбугат конференцияләре оештыра.

Бүген Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин "Маяк" газетасы, җирле радио һәм телевидениесе журналистлары белән очрашты. Әңгәмә барышында ул Азнакай районының социаль-икътисади үсешенә, шулай ук иҗтимагый проблемаларга кагылышлы ике дистәгә якын сорауга җавап бирде, иң мөһим вакыйгалар турында сөйләде, районның төп проблемаларын анализлады һәм агымдагы елга йомгак ясады.

"2022 ел азнакайлылар өчен бик катлаулы булды. Бу ел Азнакай халкының иң кискен хәлдә берләшә алуын раслады. Кешенең тормышы, гаиләсе һәм сәламәт киләчәге - кешеләр берләшергә әзер булган максатлар икәнен күрсәтте. Нәкъ менә хәзер без берләшеп районыбызның киләчәге һәм аның үсеше өчен ресурслар формалаштырырга тиеш ", - диде Марсель Шәйдуллин.

"Районыбызның һәр тармагында: авыл хуҗалыгында, мәдәнияттә, икътисадта, төзелештә, спортта сизелерлек үсеш күзәтелә. Үсеш бар икән, димәк нәтиҗәсе дә бар. Шулай да район җитәкчелеге эшенә төп бәяне аның халкы бирә. Шуңа күрә киләчәктә без, темпларны киметмичә, уртак эшне шул ук юнәлештә дәвам итәргә план тотабыз. Сез, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, безнең районда барган һәр мөһим вакыйганы яктыртасыз. Яңа 2023 елда да уңышлы хезмәттәшлегебезгә өметләнәм», - дип йомгак ясады район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның журналистлар белән йомгаклау матбугат конференциясе хакында тулырак «Маяк»газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев