Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай песиләре йортлы булдылар

Азнакайда «Татнефть» гранты кысаларында хуҗасыз хайваннарга йорт төзелде.

Бүген шәһәребез волонтерлары өчен зур вакыйга булды. «Татнефть» компаниясе грантына откан акчага төзелгән «Песиләр йорты» үз ишекләрен ачып, беренче хуҗаларын — йомшак кына сырпаланып, мыраулап йөргән дүрт тәпиле дусларыбызны кабул итте.

Тантаналы чарада район башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Алмаз Фәритов, «Хуҗасыз хайваннарны урнаштыру» төркеме волонтерлары да катнаштылар.

Район башлыгы әлеге проекты тормышка ашырып, шәһәребезгә заманча бина — "Песиләр йорты«н бүләк иткәннәре өчен нефтьчеләребезгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Аның сүзләренә Алмаз Фәритов тә кушылды. Ул изге күңелле, зур йөрәкле волонтер кызлар башкарган эшләр белән соклануын, йорт хайваннарына ярдәм иткәннәре өчен аларга рәхмәт белдерде.

Бинаның мәйданы — 153 кв. метр. Ул җылылык, су белән тәэмин ителгән. Бүлмәләр, иркен якты, бөтен җир ялт итеп тора. Шунда ук көнкүреш, санитар, карантин бүлмәләре дә бар. Көннәр җылыткач, песиләрне саф һавада йөртү мөмкинлеге дә тудырылган: бина читлек белән уратып алынган.

Бу хакта тулырак — «Маяк» газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев