Апрель аенда ТР Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең Әлмәт филиалы тарафыннан отряд эмблемасын ясау буенча янгын сүндерү бүлекләре арасында бәйге игълан ителгән иде.
Анда 12 нче янгын сүндерү-коткару часте дә актив катнашты.
Бәйгенең төп шарты – әлеге хезмәтнең барлык юнәлешләрен күрсәткән, шул ук вакытта оригиналь һәм иҗади якын килеп эшләнгән эмблема ясау.
– 15 бүлекчә арасыннан иң яхшы эш Азнакайныкы дип табылды. Эмблеманы хезмәттәшебез – часть начальнигы урынбасары Равил Әхмәтшин эшләгән иде. Киләчәктә ул идарәнең Әлмәт бүлекчәсе музее күрке булачак, – ди часть инспекторы Эльмира Нуриева.
Нет комментариев