Әлмәт шәһәрендә янгынчылар арасында бәйге үтте. Анда республиканың 15 нче янгын сүндерү часте катнашты.
Азнакайның 12 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы өченче урынга лаек булды.
– Район данын әлеге ярышларда Марат Садыйков, Артур Шакирҗанов, Раушан Хәбибуллин, Ильяс Ибәтуллин, Виталий Зиннәтуллин якладылар. Бердәм команда булып чыгыш ясаган егетләребез әнә шулай эштә дә, бәйгеләрдә дә сынатмый, – ди янгын часте инспекторы Эльмира Нуриева.
Нет комментариев