Октябрь Бүләк авылында яшәүче Рөстәм Фәтхуллин 2 метр биеклектә елан сыны ясаган.
Авылларда бәйрәм рухы хакимлек итә. Бу көннәрдә күпләр матур итеп кар сыннары ясап куйдылар, ишегалларын бизәделәр.
Октябрь Бүләк авылында гомер итүче Рөстәм Фәтхуллин йорт алларын ел саен кар сыннары белән бизи. Быел да зур итеп ел символы булган елан сынын ясап куйган. Кар сыны ике метр биеклектә булса, диаметры – 2,5 метр.
– Ел саен шулай авыл халкына, кайткан кунакларга бәйрәм кәефе бүләк итү ошый. Эшнең нәтиҗәсен күргәч, үземнең дә кәефне күтәрә, – ди ул.
Нет комментариев