Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Иң яхшы янгын сүндерү-коткару бүлеге» конкурсында Азнакайның 24 нче янгын бүлеге 3 урынны алды

Татарстан көньяк-көнчыгышының янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре арасында смотр-конкурс үткәрелде.

Порадуйте себя и близких новыми вкусовыми ощущениями??? Доставка ☎️ +7-917-25-151-50
Подробнее: http://aznakaevo-rt.ru/news/uslugi/aromatnaya-khrustyashchaya-kurochka-s-obaldennym-vkusom-teper-i-v-aznakaevo
Порадуйте себя и близких новыми вкусовыми ощущениями??? Доставка ☎️ +7-917-25-151-50
Подробнее: http://aznakaevo-rt.ru/news/uslugi/aromatnaya-khrustyashchaya-kurochka-s-obaldennym-vkusom-teper-i-v-aznakaevo

 

«Иң яхшы янгын сүндерү-коткару бүлеге» исемен яулау бәйгесе

 

2020 елның 10 июненнән 13 июленә кадәр Татарстан көньяк-көнчыгышының янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре арасында «Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең иң яхшы янгын сүндерү-коткару бүлеге» исемен яулау өчен смотр-конкурс үткәрелде.

Смотр-конкурс барышында отряд бүлекчәләрендә янгыннарны сүндерүгә һәм авария-коткару эшләренә әзерлекне арттыру, янгын сүндерүнең яңа технологияләрен кертү, янгын сүндерү бүлекләренең профессиональ эшчәнлеген стимуллаштыру һәм шәхси составының профессиональлеген үстерү буенча билгеле бер эш башкарылды.

Иң яхшы янгын сүндерү-коткару бүлеген сайлап алу шартлары оператив-хезмәт эшчәнлеге күрсәткечләре, махсус җиһазлар һәм яңа янгын сүндерү технологияләре, шулай ук янгын сүндерү бүлекләре территориясендә укыту-тренировка комплексы керә.

Смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча, 13 янгын сүндерү бүлеге арасында иң югары нәтиҗәләргә ирешкән лидерлар билгеләнде. Җәлил эшчеләр бистәсе һәм Карабаш янгын сүндерү бүлекләренең көндәшләренә генә оттырып 24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге 3 нче урынны алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең янгын сүндерү-коткару бүлеге лидерлар өчлегенә инде беренче ел гына керми.

24 нче янгын сүндерү бүлеге пресса хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев