Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җанга якын җиде бөртек

Мәсгут авылына 1981 елда юллама буенча агроном булып эшкә килә Мөслим районы кызы Язилә.

Биредә сөйгән ярын да таба. Гаилә корып, алар язмышларын шушы җир, шушы туфрак белән бәйлиләр.

– Һөнәремне бик ярата идем, әмма бала тугач, ялсыз, көне-төне басуларда йөрү җайсызлык тудырды. Балалар бакчасында тәрбияче урыны бушагач, шунда эшкә кердем, – дип искә ала ул.

Өр-яңадан һөнәр үзләштерергә, педучилище, аннан югары белем алырга туры килә Язилә Гыйльфан кызына. Бакча мөдире булып эшләвенә дә егерме ел узып киткән. Нинди генә урында булса да, эшне җиренә җиткереп, булсын дип башкарырга күнеккән ул. Коллективта да дустанә, җылы мөнәсәбәт хөкем сөрә.

Мәсгут авылында балалар бакчасы 1990 елда ике катлы типовой бинада 3 төркемгә исәпләнеп ачыла. Еллар узу белән балалар саны кими. Бүген биредә 7 бала тәрбияләнә.

– Бала саны аз дип тормыйбыз, заман белән бергә атларга тырышабыз, яңа программалар, яңа әсбаплар белән эшлибез. Беренче категорияле тәрбияче Нәфисә Ямалиеваның 40 ел стажы бар, Зарина Хәсәншина югары белемле яшь белгеч. Авылыбызда балалар күбрәк тусын, бакчабыз аларның шат авазыннан гөрләп торсын, – ди Язилә Таҗиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев