Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җан җылысын кызганмыйк

1 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр районыбызда Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада үткәрелә.

1 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр районыбызда Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада үткәрелә. Бүгенге көндә районда физик мөмкинлеге чикләнгән 4 меңгә якын кеше яши, аларның 258 е – балалар. Язмыш салган авырлыкларга карамый алар яшәргә омтыла, һәр көнгә өмет белән карый. Декада барышында хезмәт коллективларында очрашулар, мәдәни-спорт чаралары үткәреләчәк. Авыруларның өйләренә барып хәлләрен белү, мохтаҗларга матди һәм социаль ярдәм күрсәтүдән дә читтә калмасак иде. Ел саен инвалид балаларга ярдәм йөзеннән хәйрия марафоны оештырыла. Быел да азнакайлылар бу изге чарада актив катнашырлар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев