Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актив тормышта

Район Советының оештыру бүлеген җитәкләгән Эльвира Сәйлүн кызы 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча “Муниципаль идарә өлкәсенең иң яхшы хезмәткәре” республика бәйгесендә җиңү яулады.

Шактый еллар район Советының оештыру бүлеген җитәкләгән, үз эшен зур җаваплылык белән башкарган Эльвира Сәйлүн кызы 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча “Муниципаль идарә өлкәсенең иң яхшы хезмәткәре” республика бәйгесендә җиңү яулап, Дипломга лаек булды.

Һәрчак актив тормышта яшәгән Эльвира Галиеваны районыбызда белмәгән кеше юк. Ул республика “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының Азнакай бүлеген җитәкләп, аны тәҗрибә мәктәбенә әверелдерде. Хәзер район хатын-кызлар оешмасын җитәкли. Ул җитәкләгән волейбол буенча хатын-кызлар командасы республикакүләм җиңүләр яулап район данын тагын да биеклеккә күтәрде.

Аны чираттагы җиңүе белән ихластан котлауларга “Маяк” газетасы редакциясе коллективы да кушылып, яңадан-яңа уңышларга ирешүен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев