Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә укучылары легендар совет очучы хатын-кызлары белән таныштылар

Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында 2 нче урта мәктәп укучылары белән патриотик чара узды.

Ул Бөек Ватан сугышы чорында батырлыклар күрсәткән очучы хатын-кызларга багышланды. 46 нчы Таман авиаполкы очучы хатын-кызларын дошман “Төнге убырлар” (“Ночные ведьмы”) дип йөрткән. Алар төнлә, дошман көтмәгәндә һөҗүм иткәннәр. Укучылар шулай ук герой-ватандашыбыз Мәгүбә Сыртланова турында видеорепортаж да карадылар. Соңыннан бер минутлык тынлык белән сугыш геройларын искә алдылар.

Лилия Фаздалова, мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев