90 ел авылында яшәп, 70 ел машина йөрткән
Бергә гомер итүләренә дә инде 65 ел тулган.
Урманайдан ул нибары 5 елга – диңгез флотында хәрби хезмәттә чакта гына аерылып тора. Армиядән кайткач, шоферлар курсын тәмамлап таныклык ала да, колхозда эшли башлый. Шуннан бирле лаеклы ялга чыкканчы машина иярли Сәбах Хәбибуллин. Урман ташу, уракта төн уртасынача кырдан икмәк кайтару, хуҗалыкка кирәк-яраклар артыннан ерак юлларга чыгып китү... Еллар үтү белән машиналары да алышына тора: ГАЗ, бензовоз, самосвал... Әнә шулай ял-ал белми һәр көне юлда үтә аның. Тырыш хезмәтен бәяләп, берсе артыннан берсе Мактау грамоталары, медальләр өстәлә тора.
Бу тормышта бернәрсә дә очраклы түгел, диләр. Аның булачак хатыны Рәйсә белән танышуының да үз кыйссасы. Кияүгә чыгып Урманайда яши башлаган түтәсе фотосында очраклы гына күреп ала аны Сәбах. Кем әйтмешли, шул күрүдә үк гашыйк була. Озакка сузмый танышырга да бара. Бер-берен ошатып, кушылып та куялар. Гаиләдә 4 бала үсә. Бергә гомер итүләренә дә инде 65 ел тулган.
–Ач-ялангач итмәде, бер авыр сүз әйтмәде. Тату, матур тормыш итү өчен иң мөһиме шул да инде. Үзебез гел эштә булгач, балалар да хезмәткә хирыс, тырыш булып үстеләр, – ди Рәйсә апа. – Оныкларыбыз үзе бер куаныч. Рөстәмебезнең улы Рубис төп нигезне яңартып, безгә менә болын кадәрле йорт салып куйды. Айнурыбызның авылга багышланган китапны чыгаруда зур ярдәм итүе белән дә горурланабыз. Әби-бабай 8 онык, 9 оныкчыкның кадерлеләре булып, Ходайга шөкер, бүгенге тормышыбыздан бик канәгать булып яшәп ятабыз менә...
Лиза Нур фоторепортажы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев