Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЖУРНАЛИСТИКА МӘКТӘБЕ

Диңгез, кояш һәм сәлкешләр – “Татарстан Артегында” онытылмаслык ял

“Сәләт” – уникаль лагерь ул.

Вожатыйлар монда әйдаманнар дип атала, аларга апа яки абый дип мөрәҗәгать итәләр. Отрядларны төркем, баш вожатыйларны башҗитәкләр дип йөртәләр. Ә без, бу искиткеч урынга килгән егет һәм кызлар – сәлкешлер, ягъни талантлы кешеләр булабыз. Аңлавыгызча, монда русча да, татарча да аралашу киң таралган.
"Сәләт-Ак Барс" лагере Форос бистәсеннән ерак түгел урнашкан, Кара диңгезгә җәяүле юл – өч минутлык.
Безнең  төркемебезнең исеме – “Әлсәфир” (йолдыз). Минемчә, бу лагерьдагы иң тиктормас һәм дус отряд иде. Килгәннең икенче көненә мин инде бөтен отряд белән таныштым. Безнең әйдаманнар Камил абый һәм Илгизә апа, минемчә, үз эшләрен бик лаеклы башкардылар: тиз арада безнең төркемны дөрес юнәлештә туплый алдылар. Моның өчен мин аларны бик хөрмәт итәм.
Кич белән без беседкага җыелып, үткән көн нәтиҗәләре турында фикер алыша идек. Көлешеп-шаярышып, иртәгә нәрсә булачагын планлаштырабыз.
Иртә һәрвакыт зарядкадан башлана, ә аннан соң линейка һәм тау итәгеннән ашханәгә юл. Бу аякларыбыз өчен бик яхшы күнекмә.
Пешекчеләребез тамак ачкан вакытларда тәмле ризыкларын өстәп тә бирергә әзер һәм алар безнең белән “бер дулкында”.
Иртәнге аштан соң без линейкага бара идек, аннан соң кем кайда таралыша – кызыклы дәрес-укытуларга яки экскурсияга, диңгезгә.
Кич белән, барлык лагерьлардагы кебек үк, бездә дә төрле чаралар булды. Аннан соң – бик шәп дискотека.
Шулай ук безнең башҗитәкләр – Ләйсән апа, Илүзә апа, Диләрә апа турында да әйтәсем килә. Алар бик яхшы программа төзеделәр, смена искиткеч матур үтте!
Гомумән, "Сәләт"тә бик талантлы һәм актив кешеләр җыелган һәм алар, һичшиксез, үз максатларына ирешәчәкләр.
Алмаз Усманов, Азнакай шәһәренең 7нче мәктәбе укучысы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев