Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Штраф та түлисең, ел ярымга хокуксыз да каласың

Шәһәребез урамнарында юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан берничек тә читтә кала алмый.

Соңгы көннәрдә генә җәмәгать судьялары тарафыннан эчкән килеш руль артына утыручылар белән бәйле 4 эш каралып, юл иминлегенә куркыныч тудыручылар тиешле җәзага тартылды.

Шәһәрнең Иркен урамында Р.Фәхриев, Озерная урамында Р.Харрасов, Болгар урамында Т.Хәлиуллин, аның читендәге әйләнәли юлда А.Харисов эчкән килеш руль артына утырып, юл йөрү кагыйдәләрен бозалар һәм инспекторлар тарафыннан туктатылып, аларга закон нигезендә беркетмәләр төзелә.

Барысына да 30 мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев