Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Исерек килеш руль артына утырган азнакайлыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр

Кызганычка каршы, көн туса, әле монда, әле тегендә гомерләр кыела, ничәмә-ничә кеше якыннарын, газиз балаларын югалта.

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте тарафыннан төрле чаралар күрелүгә карамастан, район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре әледән-әле кабатлана тора. Юл йөрү кагыйдәсен күрә торып бозучылар, тупас хаталар ясаучылар да аз түгел. Ел башыннан район юлларында килеп туган аварияләрдә без 3 азнакайлыны югалттык.

Сентябрь аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре спиртлы эчемлекләр кулланган 11 кешене җаваплылыкка тарттырган. Ә инде эчкән өчен “права”сыннан колак кагып та, тагын исерек хәлдә машина белән идарә иткән кешене кем дип атап була? Мондый җинаятьчел ваемсызлыкны аңлап та, аңлатып та булмый инде. Агымдагы елның узып баручы аенда шундый 3 шофер үз хәзасын алган.

– Без көн саен диярлек рейдлар үткәрәбез, атнага уртача 5-6 исерек тоткарлана, – ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Александр Лаврентьев. – Коточкыч фаҗигаләр әледән-әле кабатланып торуга карамастан, руль артына аракы эчеп утыручылар саны кимеми. Күпчелегебезнең һәр көне юллар белән бәйле. Сак булыйк, якыннарны югалту ачысын бер генә үлчәүгә дә салып үлчәп булмый...

Соңгы көннәрдә исерек килеш машина белән идарә иткән 13 азнакайлыга суд карары чыгарылган. Аларга штраф түләп, җәяү йөрергә туры киләчәк. Гаепләнүчеләр арасында административ кулга алынганнар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев