Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Яшь азнакайлылар юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар

Азнакай Мәдәни үзәк хезмәткәрләре 21нче «Сандугач» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Акыллы светофор» дип исемләнгән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара үткәрделәр.

Юл - транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан оештырылган әңгәмәдә өлкән һәм әзерлек төркемнәре тәрбияләнүчеләре катнашты.
Алып баручылар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искәрттеләр, юлда килеп чыккан тормыш хәлләренең мисалларын китерделәр. Балалар рәхәтләнеп уеннарда катнашып, алып баручыларның сорауларына актив җавап бирделәр.
Әлеге уеннар һәм эстафеталар барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре, шулай ук урамнарда, ишегалларында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар. Чара ахырына барлык балалар да дисциплина, саклык һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәү урамда куркынычсыз хәрәкәтнең нигезе дип ышаныч белән әйтә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев