Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда “Иминлек каешы” операциясе үтә

25-31 майда район территоииясендә “Иминлек каешы”  оператив-профилактика акциясе уздырыла.

Әлеге чараның максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан иминлек каешын куллану буенча административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау .

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренә яраклы рәвештә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасын йөртүче һәм пассажирлар аны һәрчак эләктерергә бурычлы.

Мондый хокук бозуларны бүген юллардагы камералар да ачыклый.

– Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре буенча, иминлек каешларын куллану машина йөртүче һәм алгы утыргычта барган пассажирның аварияләрдә һәлак булу яки имгәнү ихтималын – 50% ка киметә. Артта баручылар өчен бу сан 25 процентка тигез. Иминлек каешын эләктерү машина әйләнгән вакытта исән калу мөмкинлеген 5 тапкырга арттыра. Барыгызны да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга чакырабыз, – ди район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнар Гыймаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев